Гөлназ Асаева мәрхүм музыкант турында: «Үлеме алдыннан Вильданга шалтыраткан булган»

Кичә Элвин Грей төркемендә эшләгән музыкант, җырчы Артур Кусимовның вафат булуы турында хәбәр иткән идек. «Интертат» хәбәрчесе мәрхүмнең аралашып яшәгән дуслары белән элемтәгә чыгып, аның турында истәлекләр барлаган. 

Җырчы Гөлназ Асаева Артур турында болай дип сөйләгән:

– Без Кусим белән 2017 елда таныштык, ә Вильдан белән ул соңрак аралаша башлады. Безнең икебез өчен дә бик авыр хәбәр бу, әле менә һаман да аңга килә алмыйча утырабыз.

Артур турында нәрсә әйтәсем килә – ул бик талантлы музыкант, профессиональ музыкант. Аның музыканы ишетү сәләтенә шакката идек без. Савыт-саба шалтыраса да, «шундый-шундый ноталар» дип әйтеп бирергә мөмкин иде. Зур дәрәҗәләргә ирешерлеге булган музыкантларның берсе иде Артур.

Гел позитивта булды, беркайчан да зарланмады. Менә шул лейблдан куылгач кына аңа кыенрак булды, депрессиягә бирелеп алды. Чөнки алар Радик иҗат юлын башлаган чордан алып бергә булдылар.

Авыр чакларында Артурның янәшәсендә булырга тырыштык без. Компьютер биреп торырга дисеңме анда, заказлар җыярга булышырга дисеңме. Вильдан белән бик якын дуслар булдылар.

Казанда яшәде, безгә гел кунакка килеп йөри иде. Мин ялгыз ир-егетләрне кызганам, «киләм» дип әйткән вакытларында, гел тәмле итеп ашарга пешереп, кунак итеп җибәрергә тырыша идем. Соңгы тапкыр май аенда очрашкан идек. Мин концертка киттем, Кусим безгә килеп калды.

Артур кичә иртән дә Вильданга шалтыраткан булган. Вильдан ул вакытта йоклаган, шалтыратуны ишетмәгән. Аннан кире шалтыратты ул аңа, Артур инде трубкасын алмады.

Артурның әнисе һәм сеңлесе калды. Ул аларны да үзе янына Казанга күчергән иде.

Артурның бик тә чисталык яратканын әйтеп үтәсем килә. Гел актан киенә, ап-ак носкилардан йөри иде. Хәтта ак ноские пычрангач, юып та тормый, яңаны алып кия иде.

Бик ачык күңелле, ягымлы егет иде. Бөтен кешене тигез күреп аралашты. Аның ап-ак тезелеп киткән тешләрен күрсәтеп елмаеп торуы гомерлеккә күңелемдә калыр…

Вильдан Шәмсетдинов дусты турында сторисларында: «Урының оҗмахта булсын, брат. Сөйләшергә җитешмәдек, гафу ит трубканы алмаганга.

Уртак җырыбызны, һичшиксез, эшләп бетерермен. Искиткеч талант идең. Син бит миңа ниндидер кызык вакыйга турында сөйләргә вәгъдә иткән идең. Яныңа барып җитә алмадым. Балаларны барабанда уйнарга өйрәтергә теләгән идең», – дип язган.

 


Фикер өстәү