Элвин Грей дусты Артур Кусимовның үлеменнән соң мөрәҗәгать белән чыкты

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей 24 октябрьдә якын дусты, элек үзенең төркемендә эшләгән музыкант Артур Кусимовны соңгы юлга озатканнан соң, социаль челтәрләрдә фикерен язып калдырган.

– Һаман эш дибез… Чабабыз! Эшләр арткан һәм яшебез барган саен без гади генә бәхет төшенчәсен онытабыз! Әнә балачактагы кебек! Сиңа баллы мамык алалар икән – синнән дә бәхетле кеше юк! Сине зоопаркка алып баралар икән – шатлыгыңнан нишләргә белмисең! Сиңа бераз гына акча бирәләр дә син якындагы ларекка барып, үзеңә газировка яисә «Турбо» сагызы аласың – көнең шәп үтте дигән сүз! Нәрсәгә боларны язаммы? Үзегезнең тормышыгызда шундый матурлыкка урын калдырсагыз иде. Якыннарыгызны шатландырып торырга онытмасагыз иде. Аларга җылы сүзләрегезне җәлләмәгез. Мәхәббәт аңлатасыгыз килә икән, аңлатыгыз, үзегезне тыеп тормагыз. Тормышта бүген яшәгез! – дигән  Элвин Грей мөрәҗәгатендә.

Артур Кусимов 32 яшендә вафат булды. Аны туган ягы Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләделәр.


Фикер өстәү