Февраль аенда, Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелү сәбәпле, атнасына биш көн эшләүчеләрне кыска эш атнасы көтә.
Быел 23 февраль җомгага туры килә. Шуңа күрә, алдагы ялларны да исәпкә алып, тоташ 3 көн: 23, 24 һәм 25 февральдә ял итәчәкбез. 22 февральдә исә эш көне 1 сәгатькә киметелә.