Киләсе атнада 6 көн эшлиячәкбез

Киләсе атнада безне озын эш атнасы көтә. 28 февральдән 5 мартка кадәр эшлиячәкбез. Шуннан соң тоташ өч көн ял итәчәкбез.

Вакансияләр эзләү буенча сайт юристы, хезмәткә хокук буенча эксперт Татьяна Нечаева аңлатып үткәнчә, гадәттә атнасына биш көн эшләүчеләр киләсе атнада алты көн эшлиячәк. Шул ук вакытта, белгеч басым ясап әйткәнчә, 5 март шимбәсе кыскартылган эш көне булачак. Шуннан соң инде, Халыкара хатын-кызлар көне җитү сәбәпле, тоташ өч көн – 6-8 мартта ял итәчәкбез.
Моннан тыш, юрист искәртеп үткәнчә, производство календаре буенча, Ватанны саклаучылар көнендә – 23 февральдә дә ял итәбез. 22 февральдә эш көне 1 сәгатькә кыскартыла.
Сүз уңаеннан, быел 119 көн ял итәчәкбез. Моңа 18 бәйрәм көне керә.


Фикер өстәү