Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия фәне көне белән котлады

Татарстан Фәннәр академиясендә Россия Фәне көненә багышланган тантаналы җыелыш узды. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады. Шулай ук гомуми җыелыш кысасында узган елга – Россия Президенты тарафыннан игълан ителгән Фән һәм технологияләр елына йомгак ясалды.

«Фән белән горурланырлыгыбыз бар, – диде парламент башлыгы, галимнәргә мөрәҗәгать итеп. – Тарихчыларыбызның, мәдәният, тел белгечләре, физик, химик, биолог, эколог, медикларыбызның исемнәре бөтен дөньяга танылган. Яшьләргә үрнәк булырга тиешле «алтын фондыбыз» бу».
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Фәннәр академиясенең уникаль социомәдәни проектлары зур әһәмияткә ия. «Матди һәм рухи культураны өйрәнү, тарихи-археологик өйрәнүләр, нефть химиясе өлкәсендә тикшеренүләр хаклы төстә Татарстан фәненең визит карточкасына әйләнде, – диде ул. – Республика бюджетына иң күп акча кертүче нефть-газ-химия һәм машина төзелеше предприятиеләренең, энергетика, агросәнәгать комплексларының өзлексез үсеше башлыча галимнәр белән иңгә-иң торып эшләүгә бәйле. Республикада төп предприятиеләрнең фәнни-тикшеренү институтлары белән хезмәттәшлеген саклап калуга ирешелде. Татарстанның күпкырлы икътисадында башкача була да алмый».
Шуңа да карамастан, парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, фәнне үстерүдә моңарчы файдаланылмаган мөмкинлекләр дә бар әле. Әлегә фәннең социаль-икътисади үсешкә керткән өлеше җитәрлек түгел. «Фәнне җитештерүгә һәм җәмгыять тормышына җәлеп итүнең яңа мөмкинлекләрен эзләргә кирәк, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Безгә алга таба икътисадның төп тармакларында фәнни-мәгариф кластерларын үстерү юлыннан бару шарт. Бу өлкәдә академиянең республика вузлары, тармак институтлары һәм конструкторлык бюролары, сәнәгать предприятиеләре белән хезмәттәшлеген көчәйтү зарури».
Татарстан фәнгә булышуны дәвам итә: Фәннәр академиясенең фәнни тикшеренүләре башлыча бюджет акчасына башкарыла. Шул ук вакытта, Дәүләт Советы Рәисе әйткәнчә, фәнни идеяләрне акчалаштыру, инновацияләрне тизрәк гамәлгә кертү юлы белән бюджеттан тыш финанслауны да ныграк үстерергә кирәк.
Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов узган юбилей елын (Фәннәр академиясе төзелүгә – 30 ел һәм ТАССР Академия үзәге оешуга – 100 ел) республика галимнәре өчен уңышлы булды дип бәяләде. Әмма ул да фән һәм җитештерү арасында элемтәнең җитәрлек дәрәҗәдә тыгыз булмавын әйтте. Кадрлар мәсьәләсе дә көн үзәгендә тора.


Фикер өстәү