Владимир Леонов Камилә Вәлиева турында: «Бу кыз өчен ата-анасына рәхмәт!»

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов Россия фигуралы шуучыларының Пекиндагы Олимпия уеннарындагы команда ярышларында җиңү яулауларын шәрехләде. Аерым алганда ул Казан кызы Камилә Вәлиеваның чыгышын бәяләде.

— Бу кыз өчен ата-анасына рәхмәт. Камилә күрсәткән нәтиҗәләр… Ничек эшлидер ул аны!
Мин моның ничек катлаулы икәнен беләм, чөнки үзем дә балачакта фигуралы шуу белән мавыкканым булды. Шаккатмалы кеше ул! Спортчы буларак карьерасын Казанда башлавы да безнең өчен һәрвакыт горурлык булды. Без аңа һәрдаим теләктәшлек күрсәтәчәкбез, — диде министр Хөкүмәт Йортында узган брифингта. — Камиләне әле шәхси ярышлар көтә. Бу һәр спортчы өчен дә әһәмиятле.


Фикер өстәү