Дәүләт оешмалары социаль челтәрләргә күчәчәк, ә таганнан егылып имгәнгән өчен җаваплылыкны көчәйтәчәкләр

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узган утыз сигезенче утырышта яңгыраган мәсьәләләрнең кайберләре генә бу. Сессия эшендә Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Президиум утырышының көн тәртибенә 14 мәсьәлә тәкъдим ителгән иде, шул исәптән алтысы – республика законнары проекты, бер федераль закон проекты һәм Оренбург өлкәсе закон чыгару җыелышының закон чыгару тәкъдиме. Республика законнарының барлык алты проекты да беренче укылышта каралды.

Тик көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрне карауга керешкәнче, Татарстан Конституциясе суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов үзенә сүз бирүләрен сорады. Ул яңа гына махсус операция зонасыннан кайткан икән. Яу кырындагы якташларыбызга гуманитар ярдәм алып барганнар.

– Татарстанда яшәүчеләр хәрби операция башланганнан бирле мобилизациягә эләккән солдатларга, Украина халкына даими ярдәм күрсәтә. Бу солдатларга шул исәптән ике машина да алып барып бирдек, – дип сөйләде ул. Яу кырыннан сәлам да алып кайтканнар.

Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев исә, билгеле булганча, үз теләге белән махсус операциядә катнаша. Ул видеоязма төшереп җибәргән. «Махсус операциядә катнашучыларга һәм тыныч халыкка ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Президентына, республика җитәкчелегенә, бөтен халыкка рәхмәтебезне белдерәбез. Без тынычлык мөмкин кадәр тизрәк урнашсын өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләячәкбез», – диде Эдуард Шәрәфиев. Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстаннан мобилизациягә киткән солдатларга, аларның гаиләләренә, Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә алга таба да бергәләп ярдәм күрсәтик, дип мөрәҗәгать итте.

Татарстандагы барлык хакимият органнары һәм аларга караган оешмаларның социаль челтәрләрдә үз сәхифәләре барлыкка киләчәк. Хәтерләсәгез, илкүләмендә түрәләргә мондый таләпне бу җәйдә Россия Президенты Владимир Путин куйды. Гади халык хакимият органнарының эшчәнлеге турында белеп торсын, дип тә әйтте илбашы ул чакта. Моның өчен ил күләмендә техник мөмкинлекләрне җайга салып бетергәннәр. Чират – сүзне канунлаштыруда.

Татарстанның цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сүзләренә караганда, республика законын быелның 1 декабрендә үз көченә кергән шундый ук эчтәлектәге федераль законга туры китерәчәкләр.

– Татарстан Дәүләт хакимияте органнары бердәм порталы 1 меңнән артык рәсми сайтны берләштерә. Былтыр порталга керүчеләр саны 80 миллионнан да артып киткән. Республикадагы 5500гә якын оешманың, ә бу – гомуми санның 93 проценты, социаль челтәрләрдә үз сәхифәләре бар инде, – диде министр.

Шунысы да бар: ил хакимияте карары нигезендә, дәүләт органнарына «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә генә сәхифәләр ачарга ярый. «Ә интернет белән дус булмаган өлкән яшьтәгеләргә нишләргә? Алар кирәкле мәгълүматны социаль челтәрләрдән эзләп таба алмаячак», – дип тә кызыксындылар Айрат Хәйруллиннан. «Бу – өстәмә мәгълүмат чыганагы гына», – дип тынычландырды депутатларны министр. Закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Таган, карусель ише аттракционнарның техник торышы һәм аларны куллану өлкәсендә дә контрольне көчәйтергә җыеналар. Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков сүзләренә караганда, балалар арасында аттракционнан егылып имгәнү очраклары күп. «Бу өлкәне тикшереп торучылар болай да җитәрлек, Прокуратура да, полиция дә бар. Ике кеше пешерсә, аш тозсыз була, дигәндәй, эшнең киресе килеп чыкмасмы?» – дип борчылды депутатлар. Мөнир Халиков төгәл генә җавап бирә алмады. «Аттракцион» атамасына төгәл нәрсәләр керүен дә ачыклап бетерергә туры киләчәк. Закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.

Билгеле булганча, ел азагында ил төбәкләрендә Конституция судлары юкка чыгарылачак. Бу уңайдан Дәүләт Советы Рәисе борчылуын да яшермәде. «Төбәкләрдә бу хакта зур кызгану хисе белән сөйлиләр. Әлеге юнәлештә бик җитди эш алып бардык, әмма федераль үзәк тарафыннан карар кабул ителде», – диде ул. Аның әйтүенчә, алга таба хокук саклау органнарына, гомуми юрисдикция судларына, Прокуратурага эш артачак. «Бөтен кеше дә, үз хокукларын яклап, Санкт-Петербургка, Зорькин (РФ Конституция суды рәисе Константин Зорькин. – Ред.) янына чыгып китә алмый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш ахырында кабат ватанпәрвәрлек турында сөйләшүгә әйләнеп кайттылар. КПРФның Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Чаллыда шәхси мәктәптә Иосиф Сталинга һәйкәл ачу тирәсендә купкан шау-шуны туктатуларын сорады. «Бу хакта нәрсә генә сөйләмиләр. Мәктәпнең лицензиясен дә тикшерә башлаганнар ди инде», – дип ачынып сөйләде ул. Министрларга, Чаллы мэрына мөрәҗәгать итеп, тарихтан курыкмаска өндәде депутат.

Эльвира Вәлиева


Фикер өстәү