Индус Таһиров: Шәймиев халкыбызның язмышын ил язмышы белән бәйләп эш итте

Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев тарих битләренә Россияне федератив рельсларга бастыручыларның берсе буларак кереп калды. Юбилейга кагылышлы форсаттан файдаланып, әлеге вакыйгаларның үзәгендә кайнаган академик Индус Таһиров белән тагын бер кат фикерләрне яңартып алырга уйладык.

– Минтимер Шәриповичны ихластан 85 еллык юбилее белән котлыйм. Изге эшләрен һаман шулай уңышлы рәвештә дәвам иттерә күрсен иде дигән теләктә калам. Әйтергә кирәк, Беренче Президентыбыз турында бик күп язылды. Аның илебез, татар тарихына керткән өлешен төрле яклап бәяләгән берничә китап дөнья күрде, төрле телләрдә басылган мәкаләләр санап бетергесез. Һичшиксез, аның турында әле күп язылачак. Шуңа күрә күз алдыннан үткән кайбер гамәлләрен генә әйтеп китәсем килә. Безнең хәтеребездә ул СССРның таркалып юкка чыккан җаваплы көннәрендә киләчәкне ныклап күзаллый торган стратег буларак саклана. Минтимер Шәймиев, Россияне демократик нигездә үзгәртеп, федератив рельсларга бастырып, илне саклап калу мөмкинлегенә инанган шәхесләрнең берсе булды.

– Индус Ризакович, хәтерләрне яңартып алу максатыннан, туксанынчы ел вакыйгаларына тукталып үтик әле…

– 1990 нчы еллар татарларга республиканың үзбилгеләнү хокукын көйләүгә юл ачты. Мин монда беренче урында 1990 елның 30 августында кабул ителгән Декларацияне күрсәтер идем. Әлеге документта, союздаш республика хокукларын алып, мөстәкыйль рәвештә имзалану бурыч итеп куелды. Бу – Россия белән тигез хокуклы булып, бергә яшәү дигән сүз иде. Моны махсус позиция дип атадылар. Бик озак сөйләшүләрдән соң, ниһаять, Декларацияне таныта алдык. Тик, ни кызганыч, соңгы сөйләшүләр 16 августта булып, 19 августта ГКЧП башланды. Шулай итеп, безнең документка кул куярга мөмкинлек бикләнде.

– Шул ук вакытта СССР таркалды. Ул гына да түгел, Россиянең бөтенлегенә куркыныч яный башлады. Килеп туган бу вазгыятьтә Беренче Президентыбызның роле нинди булды?

– Бу чор Татарстан тарихында бик катлаулы буларак истә калды. ГКЧПны яклаган өчен дип, Минтимер Шәймиевкә хәтта җинаять эше ачылды. Әмма без максатыбызның кемне дә булса яклау түгел, ә республикадагы  тотрыклылыкны саклап калу икәнлеген аңлата алдык. Җитәкчеләребезгә карата ачылган җинаять эшләре туктатылды. Ничек кенә булмасын, Россиянең таркалуын булдырмый калуда Минтимер Шәриповичның роле гаять зур. Моның шулай икәнлеген Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин, хөкүмәт башлыгы Виктор Черномырдин да танырга мәҗбүр булдылар. Россиянең бүгенге Президенты  Владимир Путин Шәймиевне юл күрсәтүче пионер дип бәяләде. Бу чыннан да шулай. Чечнядагы канлы вакыйгалар, кайбер башка төбәкләрдәге сепаратизм хәрәкәтләре Россия бөтенлегенә янаучы әзер җирлек иде инде. Нәкъ шул вакытта Татарстан, суверенлык Декларациясе кабул итеп, ике яклы килешү төзеп, Россиянең исән-имин калуына саллы өлеш кертте.

– Димәк, Татарстаннан үрнәк алып, тормышларын җайга салырга теләүчеләр күп булды дип тә  әйтергә дә урын бар?

– Татарстан артыннан Россиянең 40ка якын субъекты Үзәк белән вәкаләтләр турында килешүләр төзеделәр. Әмма Татарстанныкы кебек документ беркемдә дә булмады. Аның эчтәлеге бөтенләй башка. Әйткәнемчә, ул, союздаш республика хокукларын алып, мөстәкыйль яшәүне күздә тота иде. Безнең килешү шулай ук халыкара мөнәсәбәтләрне хәл итү өчен дә үрнәк булды. Сербия, аның составындагы бәйсезлеккә омтылган Косово турындагы сөйләшүләр вакытында чарада катнашучыларның өстәлләренә безнең килешү таратылган иде. Ул Косовоның суверенлыгын Сербиянең бөтенлеге белән тәңгәлләштерү үрнәге рәвешендә тәкъдим ителгән. Шулай ук бу үрнәк мөстәкыйльлек юлына баскан Көньяк Осетия белән Абхазияне үз составында калдыру максаты белән Грузиягә дә тәкъдим ителгән иде. Ләкин, ни кызганыч, Грузия җитәкчелеге проблеманы мондый юл белән түгел, ә көч белән хәл итмәкче булды. Барып чыкмады. Нәтиҗәдә әлеге республикалар бәйсезлек игълан иттеләр. Грузия өчен бу зур югалту иде.

– Татарстандагы милләтара мөнәсәбәтләр, диннәр дуслыгы Җир шарындагы күпмилләтле илләр өчен үрнәк булып тора. Минтимер Шәймиевне дөнья авыр проблемаларны  уңышлы хәл итә белүче буларак кабул итә.

– Килешәм, әмма Минтимер Шәриповичның Татарстан, татар халкының язмышын беренче урынга куеп эш иткәнлеген билгеләп үтмәсәм, дөрес булмас иде. Әйе, ул республикабызның, халкыбызның язмышын ил язмышы белән бәйләп эш итте. Бу сүзләргә мин махсус рәвештә басым ясыйм. Чөнки кайберәүләр аны Россияне таркатырга, Татарстанны Россиядән чыгарырга тырышучы итеп күрсәтергә  омтылды.  Ләкин тарих моның чеп-чи ялган икәнлеген үзе раслады. Дөреслектә исә илнең иң җаваплы борылыш елларында Шәймиев Россиянең бөтенлеген яклаучы булды.

Татарлар – сибелеп яши торган халык. Аларның күпчелеге – Россиядә. Үзбәкстан, Казахстанда 700 меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Украина, Белоруссиядә дә күп милләттәшләребез яши. Ерак чит илләрдә дә, хәтта Австралия белән Америкада да аларның саннары шактый. Татарстан, суверенлык юлына баскач, зур бурычларының берсе итеп, милләтебезнең бербөтен булып яшәвен билгеләде. Татарстан Президенты Шәймиевнең үз эшчәнлеген дөрес юнәлештә алып бару нәтиҗәсендә татарлар аралашып, ярдәмләшеп яши башладылар. Төрле җирләрдә яшәүче милләттәшләребез Казанны – башкалалары итеп, Шәймиевне үз Президентлары итеп кабул иттеләр. Бу Декларация  кабул ителгән, референдум үткәргән көннәрдә бигрәк тә ачык күренде. Дөньяның төрле почмакларында яшәгән татарлар, аның нәтиҗәсен көтеп, төннәрен йокламый үткәрделәр. Минтимер Шәрипович исеменә бертуктаусыз телеграммалар яудырып, үзләрен референдумда катнашучылардай итеп хис иттеләр. Мондый мөнәсәбәт бүген дә дәвам итә.  Нинди генә эшкә тотынса да, Беренче Президентыбыз халкыбызга көч, куәт биреп торучы шәхес булып кала бирә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү