Цифрлаштыру елы уңаеннан Татарстанда 130 чара узачак

Татарстанда игълан ителгән Цифрлаштыру елы уңаеннан республикада 130 чара оештырылачак. Алар Казанда гына түгел, районнарда да узачак. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстаның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин журналистларга әйтте.

Чаралар арасында ел дәвамында даими рәвештә уза торганнары да, аерым яшь категорияләренә караганнары да бар. Цифрлаштыруга бәйле фестиваль, дәрес, остаханәләр оештырылачак.


Фикер өстәү