Министр Айрат Хәйруллин: «Цифрлаштыру елының төп максаты — Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту»

Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин республикада игълан ителгән Цифрлаштыру елының беренчел нәтиҗәләре турында сөйләде.

Мәгълүм булганча, Цифрлаштыру елы кысасында 114ләп чара үткәрү планлаштырыла. Бу — конкурс-фестивальләр, яңа инфраструктура корылмалары төзелеше, конференцияләр. Чараларның күпчелеге инде оештырылган да.

— Цифрлаштыру елының төп максаты — Татарстанда яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту. Цифрлаштыру елы барлык министрлыкларны берләштерә. Һәр кайсының үз планы бар. Ул план барысы да бер ноктага — цифрлы ысуллар ярдәмендә кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту, — диде Айрат Хәйруллин.

Искәртеп үтик: Татарстан цифрлы трансформация буенча Россия субъектлары арасында икенче урынны били.


Фикер өстәү