Владимир Путин: Көнбатыш Россиядән нефть сатып алуны чикләсә, аның бәясе “күккә” ашачак”

Көнбатыш илләре нефть буенча да, газ мәсьәләсендәге кебек, “шул бер үк тырмага баса”. Россиядән нефть сатып алу чикләнгән очракта, аның бәясе “күккә” күтәреләчәк. Россия Президенты Владимир Путин Тәһранда узган өч яклы сөйләшүләрдән соң шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Хәзер без Россия нефте күләмен чикләү, аның бәясен чикләү буенча тузга язмаган фикерләр ишетеп торабыз. Газ мәсьәләсендә нәкъ шулай булды”, – дигән дәүләт башлыгы.

Путин билгеләп үткәнчә, мондый фикерләр югары белемле кешеләрдән ишетелә. “Нәтиҗәсе шундый ук, газ мәсьәләсендәге кебек үк булачак – барысы да бәя күтәрелү белән төгәлләнәчәк. Нефть бәясе “күккә” күтәреләчәк”, – дип өстәгән ул.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты алдагы көнне Тәһранда булды. Биредә ул Иран җитәкчелеге белән очрашулар үткәрде, шулай ук Сүриядәге хәлләрне җайга салуга багышланган Астана форматындагы (аңа Россия, Төркия һәм Иран башлыклары керә) очрашуларда катнашты. Очрашу йомгаклары буенча өч дәүләт лидеры уртак белдерү белән чыкты.


Фикер өстәү