Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгына багышланган чараларда катнашты

Лениногорскида Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгын билгеләп үттеләр.

Районда Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефте чыгаруның 80 еллыгына һәм Ромашкино ятмасы ачылуның 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты.

Моннан 80 ел элек, Бөек Ватан сугышы чорында, Шөгер авылы янында борауланган тәүге скважинадан «кара алтын» чыгара башлыйлар. Бу – республикадагы беренче сәнәгать нефть ятмасы гына түгел, ә Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән Татарстанның тулы бер нефть дәвере, дип тә белдерде Рөстәм Миңнеханов. Сугыштан соңгы елларда нәкъ менә Татарстан нефте ярдәмендә ил икътисадын тиз арада торгызуга, фән һәм техника үсешендә алдынгылыкка чыгуга, мәгариф һәм мәдәниятнең лаеклы дәрәҗәсен тәэмин итүгә ирешәләр.

Бу еллар эчендә республикада җир астыннан 3,5 миллиард тонна «кара алтын» чыгарылган. Бүген казылма байлыкны чыгаруны һәм эшкәртүне чикләүгә бәйле кыенлыкларга да карамастан, Татарстанның нефть сәнәгате предприятиеләре республика икътисадының асылын тәшкил итә, бюджет йөкләмәләрен һәм социаль программаларны үтәүдә төп урынны алып тора.

Рөстәм Миңнеханов әлеге эшнең башлангычында торган һәм бүгенге казанышларыбызга нигез салган ветераннарга, республика нефть компанияләренең хезмәт коллективларына һәм барлык нефтьчеләргә рәхмәт җиткерде.

Лениногорск районына эш сәфәре кысасында Рәис Шөгер авылындагы «1 нче номерлы» скважина мемориаль комплексына чәчәкләр дә салды. Биредә ул нефть тармагы ветераннары белән очрашты һәм республикада «кара алтын» чыгару эшендә тәүге сәнәгать предприятиеләренең берсе булган Шөгер нефть битумы заводы урынында оештырылган музейда булды.

Лениногорскида капиталь төзекләндерүдән соң Яшьләр үзәге дә ачылды. Рөстәм Миңнеханов беренче сыйныфка баручы балаларга мәктәп портфельләре тапшыруда катнашты. Рәис әйтүенчә, быел Татарстанда 57 меңгә якын укучы тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлаячак. Лениногорскида яңа боз сарае да ачылды. Спорт корылмасын 2018 елда төзи башлаганнар. Биредә хоккей һәм фигуралы шуу дәресләреннән тыш, буш вакытта бозда шууны да оештырырга ниятлиләр. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов бу уңайдан Лениногорскиның спорт шәһәре булуын да искәртте.


Фикер өстәү