Синоптиклар сентябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр итте

Август азагында Татарстанда салкынча һава саклана. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +21 градустан югары күтәрелмәячәк. Сентябрь башында исә +23 градуска кадәр җылыта.

Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, чәршәмбе, пәнҗешәмбе – 30 һәм 31 августта көндез һава температурасы +15…+21 градус чикләрендә тирбәләчәк. Төнлә +5…+10 градус. Явым-төшем көтелми диярлек.

Синоптикларның башлангыч фаразлары буенча, җомга һәм шимбә – 1, 2 сентябрьдә көндез +18…+23 градус җылы булачак. Төнлә +7…+12 градус, явым-төшем ихтималы аз.

 


Фикер өстәү