Синоптиклар бу атнада яңгырлы һәм җылы булуын фаразлый

Татарстан 32 градус эсседән соң яңгырлы атмосфера йогынтысында калган. Майның беренче көнендә һава температурасы нормадан 10 градуска артыграк булса, бүген республикада термометрның терекөмеш баганасы +10…+17 градустан югары күтәрелмәгән.

Иртәгә, 3 майда көндез явым-төшем көтелми диярлек. Көндез +17…+22, төнлә +8…+13 градус, яңгыр булырга мөмкин. Республиканың көнчыгыш төбәгендә +27 градуска кадәр җылы.

Пәнҗешәмбе һәм җомга – 4-5 майда янә җылыта. Көндез һава температурасы +20…+26, төнге сәгатьләрдә +6…+12 градус чикләрендә тирбәләчәк. Урыны белән яңгыр көтелә.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 6 майда көндез +17…+22 градус җылы булачак.


Фикер өстәү