Бу көннәрдә Татарстанда җылы булачак. Әмма пәнҗешәмбе – 7 августтан берничә градуска салкынайта.
Гидрометеоүзәк мәгълүматлары буенча, чәршәмбе – 6 сентябрьдә көндез +20…+25 градус җылы саклана әле. Төнге сәгатьләрдә +9…+14, республиканың көньяк һәм көнчыгыш төбәкләрендә +5…+8 градус. Әмма һава торышы бозыла: иртән һәм көндез кыска вакытлы яшенле яңгырлар явып үтәчәк. Секундына 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
Пәнҗешәмбе – 7 сентябрьдә республикага салкынча һава агымы үтеп керәчәк. Яңгыр булачак. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +14…+19 градустан югары күтәрелмәячәк. Төнлә +9…+14.
Синоптикларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга – 8 сентябрьдә урыны белән яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы тагын берничә градуска төшеп, көндез +12…+17, төнлә +4…+9 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Шимбә – 9 сентябрьдә көндез +16…+21 градус җылы. Яңгыр булырга мөмкин.