11 хуҗалыклы, ике исемле авылда яшәүчеләр: «Нигез таркалмасын, дип калган идек»

Унбер хуҗалыклы авыл дигәндә, ышанам, күпчелегебезнең күз алдына үлеп баручы авыл килә. Җимерек йортлар, караучысыз каралтылар, чүп үлән басып бетергән бакча урыннары… Дөресен әйтим, Балтач районының иң ерак чигенә урнашкан бу авылга барганда мин дә башка төрле картина күрермен дип уйламаган идем. Баксаң, фермасыз, кибетсез, мәктәпсез, ФАПсыз, кыскасы, бернәрсәсез авылда да гөрләтеп яшәп була икән. Иске Пукшинер әнә шундый үзенчәлекле авыл булып чыкты.

Ике исемле бу авылга заманында марилар нигез салган була. Әле бу гасыр башына кадәр авылда мари гаиләләре яши. Алар берәм-берәм күчеп китеп бара, авылда йортлар саны да шуңа бәйле рәвештә кими. Авылның икенче исеме – Ушла (иң кызыгы: халыкта аны күбрәк шушы исеме белән беләләр) да әнә шул марилар белән бәйле дигән риваять яши. Балтач районы энциклопедиясен төзегән Гарифҗан абый Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Пукшинер белән янәшә генә булган Сәрдек авылына ниндидер максат белән килгән рус чиновниклары, авылда мариларның булмавын күреп, монда төпләнгән татарлардан аларның кая китүен төпченгәннәр. Русчаны ипилек-тозлык кына белгән татарлар, Иске Пукшинер ягына күрсәтеп, «Ушла!» (киттеләр) дип җавап биргәннәр. Әлеге чиновниклар авылның исемен Ушла дип теркәп тә киткәннәр. Җиңел яңгырашлы исем халык теленә дә тиз кергән»…

Җирле үзидарәдән алынган мәгълүматлар буенча, бүген авылдагы унбер хуҗалыкта 33 кеше яши. Шуларның 9ы – пенсионер, дүртесе мәктәп яшендә. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе Рәкыйп абый Фәйзуллин авылның 42–43 өйле чакларын да яхшы хәтерли.

– Авылда фермалар күп иде. Аларда бөтен төрле мал да асралды. 50 атлык ат дворы гына бар иде. Сыер, үгез, таналар, сарык, дуңгыз, куян… Тавыкка кадәр асрадылар. Кечкенә булса да кибет бар иде. Элекке мулла йортында бер ягында башлангыч мәктәп, икенче ягында кечкенә генә уку йорты эшләде, шул клуб ролен үтәде. Авылда күпчелек марилар иде. Гомумән, бездә ул чакта ук бик тырыш кешеләр яшәде. Шуңа күрә тормышлары начар булды дип әйтә алмый. Өч ындыр гына бар иде. Берсен Зиннәт ындыры дип йөрттеләр, икесе мариларныкы иде. Без үскән елларда авылда бала-чага күп булмады, мари гаиләләрендә алар аз иде, без исә дүрт бала үстек. Башлангычны авылда укысак, аннан күрше-тирә авылларга җәяү йөреп белем алдык. Авыл нәрсәгә бетте дисеңме? Хөкүмәтнең сәясәте дөрес булмаганга. Вакытында авылларга аз гына ярдәм булса, яшьләр китми иде, – ди ул.

Шунысы да бар: Ушлада соңгы егерме елда йортлар саны 11дән кимеми. Үзләре әйткәндәй, гел бертөрле тора: артмый да, кимеми дә. Бу кадәресе – авылда әле яшим дип яши торган, эшле дә, ашлы да кешеләр яшәгәнгә бер дәлил, миңа калса. Бер урамлы бу авылның бер очыннан икенче очы күренеп тора. Үзләре авылның теге очында дип сөйләшсәләр дә, капка төбенә чыгып бассаң, бөтен кешегә кул болгарга, береңне-берең күрергә була. Авыл искитмәле табигать почмагына урнашкан. Пукшинер сүзенең беренче өлеше «пукшы» маричадан елгалар кушылган җир, култык дип аңлатылса, тагын бер варианты «пүкше» чикләвеклек, куаклык дип тәрҗемә ителә икән (Балтач энциклопедиясе). Ушлага икесе дә туры килә. Йортлар, каралтылар чәчелеп урнашмаса да, тормыш итәр өчен бик уңайлы итеп «сузылганнар» – артка таба (ни дисәң дә, урын иркен), бакча, ихата өлешләренә зурайганнар. Күп итеп терлек, кош-корт асрыйлар. Һәр йортта диярлек икешәр сыер. Өчне, бишне асраучылар да бар. Ике хуҗалыкта сигезәр сыер диделәр. «Электрокөтүче»ләре дә бар, анда сигез сыер гына тора, калганнарын, урын иркен дип, арканга йөртәләр. Сөтне көн саен күрше авылдан килеп җыялар, атнага бер көн күчмә кибет килә, барыбызда диярлек машина, кирәк әйберне үзебез дә барып алып кайтабыз, атнага бер көн чүпне җыйнап алып китәләр, юлларыбызны юллар идарәсе даими чистартып тора, диләр. Юллар… – бу авыл өчен гомергә зур проблема булган. Ә хәзер, мәктәп укучыларын автобус Пыжмара мәктәбенә йөртә башлагач, юллы да булганнар, юллары караулы да. Почта вакытында килә, пенсияне китереп бирә, түләүләрне алып китә дип, Сәрдек хат ташучысы Флера Гомәрованы, шул авылның ФАП мөдире Лилия Гайнуллинаны исә, чакыруга менеп җитә дип, мактадылар. Телефон элемтәсе белән дә проблема юк икән: Летай, Мегафон, МТС тота, җәйләрен су коенам дисәң, күрше Сәрдектә генә плотина бар, газ, су кергән, диләр. Авылда гомергә Сабантуй үтмәде, әмма якын-тирәдә генә әллә ничә авыл, барысына да барырга була, диделәр. Әнә шулай, тормышларын һәр яктан җайланган, көйләнгән итеп, яратып сөйлиләр биредә. Яшьләр калмый, яшьләр китә, бетүгә барабыз, дип кенә кайгыралар.

Авылда бер ир-егет «Кама» хуҗалыгында механизатор булып эшли. Тагын өч хатын-кыз – күрше авылларда бюджет өлкәсендә, калганнары үз хуҗалыгында эшли һәм пенсиядә. «Кама» хуҗалыгына карасалар да, күбесе заманында пай җирләрен алган. Кемдер үзе эшкәртсә (зур мәйданнарда печән җирләре булу терлек асрауны җиңеләйтә), авылның төп терәге булган фермерга арендага бирүчеләр дә бар. Җирләре, техникасы, пилорамасы булган Рамил Фазуллин – авылның төп терәге һәм таянычы. «Нинди генә үтенеч булса да, аңа әйтәбез, бөтенесен хәл итә, авылыбызның ике чишмәсен дә матурлап эшләтеп куйды», – диләр. Авылда яшәүчеләр күптән инде үз көннәрен үзләре күрергә гадәтләнгән. Тырыш хезмәтнең нәтиҗәсе дә күз алдында: берсеннән-берсе зур, матур, төзек каралтылар балкып утыра. Биредә беркемнән дә ул юк, бу юк дигән моң-зарны ишетмәдем. Киресенчә, бөтен эшне яратып эшлиләр кебек тоелды. Үземә дип тырышкан көннәре.

– Төп йортны бетермик, нигез таркалмасын, дип калган идек, кырык ел шушы авылда яшәп ятабыз, – ди зур Түнтәр авылыннан бирегә килен булып килгән Наилә.

– Авыл барыбер сагындыра, атна саен кайтам, – ди Арча педкөллиятенең беренче курсын тәмамлаган Зәринә. – Кайтканда попутка белән йөрим, киткәндә, интернеттан белешәбез яки авылныкылар туры килә…

Авылдагы унбер хуҗалыкның бишесендә Фазулла нәселе яши. Урамнары да Дуслык исемен йөртә аларның. Тикмәгә түгел бу…

Гөлсинә Хәбибуллина

 


Фикер өстәү