Бу хакта бүген «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Александр Земченко сөйләде.
Аның сүзләренчә, төзекләндерү кагыйдәләрен бозу буенча каралган материаллар саны 136 процентка арткан. Бу узган кышта күп кар явуга да бәйле. Территорияләрне һәм түбәләрне чистартуны күз уңында тоту таләп ителә. Ләкин моны үтәмәүчеләр дә җитәрлек. Нәтиҗәдә күчемсез милек объектларын һәм аның тирәсендәге территорияләрне тиешенчә карап тотмаган өчен 1,5 меңнән артык карар чыгарылган.
– Безгә ярдәмгә автомат рәвештә теркәү системасы килә. Ул көннән-көн камилләшә бара. Машиналарны яшел зоналарга куйган өчен төзелгән беркетмәләр саны кимүгә карамастан, автомат режимда чыгарылган карарлар саны 18 процентка диярлек артты, бу – цифрлы күзәтү чаралары нәтиҗәсе, – диде Александр Земченко. – Елның беренче алты аенда түләүле муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозган өчен каралган материаллар саны 8 процентка артты. Штрафларның иң еш сәбәпләре булып бушлай машина кую вакытын арттыру, түләүдәге хаталар, машина кую зонасын дөрес сайламау һәм автомобильнең дәүләт теркәү билгесен дөрес кертмәү кала. 15 июньнән кертелгән түләү механизмы мондый хокук бозулар санын киметергә мөмкинлек бирер, дип көтәбез.
«Беркетмәләр санының артуы контрольнең көчәюе турында сөйли. Бу бигрәк тә кышкы чорга кагыла. Ул вакытта аерым кибет хуҗалары һәм бина милекчеләре карны чыгармады. Башка хокук бозулар да булды, мәсәлән, шәһәрлеләр автомобильләрен кайда тели шунда калдырып китә башлады, шуның аркасында җәяүлеләргә йөрергә урын калмады. Без киләчәктә дә мондый тәртипсезлекләр белән көрәшәчәкбез», – дип билгеләде Казан мэры Илсур Метшин.
Александр Земченко әйтүенчә, киләсе атнада Казанда шәһәрнең иң проблемалы контейнер мәйданчыкларында 40 камера урнаштыру эше төгәлләнәчәк. Яңа комплекслар калдыкларны махсус билгеләнгән урыннардан читкә ташлау фактларын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Казан мэры Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, контроль системасы тулы көченә эшли башласын өчен, камераларны урнаштыру эше тиз арада төгәлләнергә тиеш. «Административ комиссияләрнең төп бурычы – элеккечә җәза түгел, ә профилактика. Без шәһәр халкында җаваплылык культурасын формалаштырырга омтылабыз», – дип белдерде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез: проект 2025 елда эшли башлаган программаның дәвамы булып тора. Ул вакытта системаны Авиатөзелеш һәм Совет районнарында ике мәйданчыкта сынап карадылар. Эксперимент югары нәтиҗәлелек күрсәткән: хокук бозулар саны кимегән, ә халык контейнерлар тирәсенең шактый чистаруын билгеләгән. Яңа 40 камера якын арада хокук бозулар теркәлгән контейнер мәйданчыкларында урнаштырылачак. Шуны да әйтергә кирәк: Казан илдә беренчеләрдән булып транспорт чаралары хуҗаларын эзләү өчен автоматлаштырылган ведомствоара хезмәттәшлекне гамәлгә кертте. Шуның нәтиҗәсендә административ эшләрне карау вакыты 34 көннән 10 көнгә кадәр кыскартылды, өч белгечнең эше тулысынча автоматлаштырылды, ә системаны эшләтеп җибәргәннән бирле кеше катнашыннан башка 500 меңнән артык сорау эшкәртелгән. 2026 елда автомат рәвештә теркәү мөмкинлекләре тагын да киңәйтелде. Хәзер система мөстәкыйль рәвештә түбәләрдәге боз сөңгеләрен, биналарның фасадлары җимерелүен, диварлардагы граффитиларны танырга сәләтле. Хәзерге вакытта система тест узган һәм шәһәрдә эшләүгә тулысынча әзер.
Моннан тыш, шәһәр урамнарында законсыз сәүдә итүчеләрне дә тикшереп кенә торалар. Беренче яртыеллыкта Казанда законсыз сәүдә өчен штраф түләүдән баш тарткан 12 кешене административ кулга алуга хөкем иткәннәр. Тагын ике кешегә мәҗбүри эшләр үтәргә туры киләчәк. Ел башыннан алып административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе белгечләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе һәм район администрацияләре белән берлектә 17 рейд үткәргән. Аларның төп максаты – административ хокук бозулар турындагы карарларны санга сукмаган бурычлыларны эзләү. Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, системалы эш шәһәр халкының мәнфәгатьләрен яклау өчен кирәк. Мисал буларак, Бауман урамында сувенирлар сатучы белән булган очрак китерелә. Административ штрафлар буенча аның гомуми бурычы 964 мең сумга җиткән. Нәтиҗәдә суд йөкләмәләрен үтәүдән баш тарткан өчен аңа 10 тәүлек административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез