Балалар бакчасына QR-код белән генә кертәчәкләрме?

Татарстанлылар арасында, 8 ноябрьдән балалар бакчаларына бары тик QR-код белән генә кертәчәкләр икән, дигән сүзләр таралды. Имеш-мимешләргә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы ачыклык кертте.

– Әлеге мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Башка моны таратмауны сорыйбыз. Министрлык балалар бакчасы территориясенә бары тик QR-код белән генә кертергә дигән күрсәтмә бирмәде, – дип хәбәр итә ведомство.

Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча, балалар бакчасына, элеккегечә үк, битлек киеп, баланың һәм әти-әнинең температурасын үлчәп һәм социаль дистанция саклап кына кертәләр.

Ә менә утренникларга, чыннан да, QR-коды яки авырганлыгын дәлилләүче белешмәсе булганнарга гына керергә рөхсәт ителәчәк. Бәйрәмдә бары тик әти яки әни генә катнаша ала. 60 яшьтән өлкәнрәкләр, гаиләдәге башка балалар утренникларда шулай ук катнаша алмаячак.


Фикер өстәү