Арча районының Төбәк-Чокырча авылында 400ләп кеше яши, шулар арасында 10лап таҗик гаиләсе исәпләнә.
– Бу – бик борынгы авыл. Элек рус авылы булса, хәзер монда яшәүчеләрнең күпчелеге – татарлар. Рус, таҗик, уйгыр, украин, казах, чуаш, керәшеннәр дә бар. Таҗиклар сан буенча өченче урында тора. Авылда төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус яши, – ди Арча хатын-кызлар советы рәисе, элеккеге мәктәп директоры Альмира Гатауллина.
Хуршед Хушвахтов һөнәре буенча – башлангыч сыйныф укытучысы, инженер-гидротехник. Хәзерге вакытта күпләп мал асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Бакчаларында карбыз-кавын үстерәләр. Хуршед бер ел элек үзмәшгуль булып теркәлгән.
– 1999 елда Екатеринбургта эшләгәндә, Казанга килергә туры килде. Татар һәм таҗиклар арасында мәдәнияттә дә, диндә дә охшашлыклар күп. Кайтып киткәндә, бик ямансу булган иде. Аннан гаиләм белән Казанга күчендек. Төбәк-Чокырчада сигез ел яшибез инде. Бу авылда яшәгән туганым Хикмәт янына кунакка кайткан идем. Хәзер инде ул вафат. Авыл ничектер үзенә тартты. 4 балабыз бар. Кечкенә кызыбыз Айшәгә – 4 яшь. Бакчага бирергә җыенабыз. Улларыбыз татарча яхшы белә. Монда яшәгән саен, тамырларыбыз ныгый бара. Шуңа күрә башка җиргә китү уе юк. Балалар, дуслар монда бит. Кызым кияүгә чыкты, оныгыбыз бар, – ди 46 яшьлек Хуршед Хушвахтов.
Аның әйтүенчә, авылда 10лап таҗик гаиләсе бар. Һәр йортта – 6–8 кеше. Беренче булып 2008 елларда Әмир дигән таҗик күченгән. Аннан гаиләсе белән Сөбхетдин Хөсәенов кайткан. Таҗиклар шулай ишәйгәннәр. Алар бер-берсе белән аралашып яшиләр, дини бәйрәмнәрне бергәләп уздыралар. Пылау белән бер-берсен сыйлыйлар.
– Туган яктан ерактарак яшәгән саен, сагыну хисләре били башлый. Ә үз милләтәшеңне очратып, аралашу – үзе бер бәхет. Авылда таҗик гаиләләре булгач, балаларга да яхшы. Телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап яшибез. Корбан, Гает бәйрәмнәре – безнең өчен иң зурысы. Табынны кайчак идәндә дә корабыз, – диде Хуршед.
Сәрия Мифтахова