Татарстанда сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыгып бер ир үлгән

Кичә Яшел Үзәндә Паратская урамындагы йортның дүртенче катындагы фатирда янгын чыккан. Коткаручылар ут эченнән ир-атны алып чыгып, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар.

Янгын ике квадрат метр мәйданны биләп алган булган. Тик соңрак фатирында чыккан янгында зыян күргән 53 яшьлек ир үлгән, дип хәбәр итә Татарстан буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан булган.


Фикер өстәү