Минзәләдә сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыккан

Минзәләдә сүндерелмәгән тәмәкедән янгын чыккан. Янгында бер кешене коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Комаров урамындагы янгын турында хәбәр кичә 21.18 сәгатьтә 101 нче янгын сагы номерына килде.

15 кв. метр мәйданлы кечкенә йортта кухня һәм түшәм януы ачыкланды. Янгын сүндерүчеләр бинадан 67 яшьлек ир-атны битлек ярдәмендә алып чыгып коткарылганнар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм медикларына тапшырдылар

Янгын кичке унынчы яртыда тулысынча сүндерелде. Алдан ачыкланганча, янгынның сәбәбе — тәмәке тарту.


Фикер өстәү