Илһам Шакиров премиясе ияләре билгеле

Кичә, 16 декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә Илһам Шакиров исемендәге премияне тапшыру комиссиясе җутырышы узды. Комиссия профессиональ җырчылар арасында «хатын-кыз тавышы» номинациясендә Резеда Галимованы, «ир-ат тавышы» номинациясендә Филүс Каһировны һәм үзешчәннәр арасында «халыкчан башкаручы» номинациясендә Флер Шакировны әлеге премиягә лаек дип тапкан. Премияләр февраль аенда, Илһам Шакировның туган көнендә тапшырылачак.

Сүз уңаеннан, комиссия составында композитор Риф Гатауллин, язучы Ркаил Зәйдулла, профессор, җырчы Зилә Сөнгатуллина. Татар филармониясе сәнгать ьитщкчесе Айдар Фәйзрахманов, җырчы Салават Фәтхетдинов бар.


Фикер өстәү