Татарстанда кардан биш метрлы үгез сыны ясаганнар

2021 ел алдыннан Яшел Үзәндә кардан үгез сыны ясаганнар. Аны ясау өчен 48 йөк машинасы кар кирәк булган. Бу турыда Яшел Үзән районы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Үгез сынының биеклеге 4,5 метр, киңлеге 3 метр булган. Бүгенгә ул республикада иң зур кар сыны, хәтта илдә дә беренчесе булырга мөмкин», — диделәр матбугат хезмәтендә.

2021 ел символын Кукмара осталары Марсель һәм Руслан биш көндә ясаган. Ул Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев инициативасы буенча ясалган.


Фикер өстәү