Чаллыда янгыннан 57 яшьлек ир-атны коткарганнар

Чаллыда янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә 57 яшьлек ир-атны янган фатирдан коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Муса Җәлил проспектындагы тугыз катлы йортта янгын чыккан.

Матбугат хезмәте ачыклаганча, янгында зыян күргән 57 яшьлек ир-ат Чаллы БСМП хастаханәсенә озатылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, фаҗига тәмәке тарту аркасында чыккан.

 


Фикер өстәү