Иртә чыксаң – эш пешә. Татарстанның 26 районы чәчүгә чыккан

Бүгенгә республиканың 26 районы чәчүгә чыккан. Беренчеләрдән булып бөртеклеләрне җир куенына Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй һәм Чиремшән районнары салган. Язгы культуралар 24,3 мең гектарда чәчелгән. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга булачак уңыш кына түгел, сала кешесен борчыган сөт бәяләре турында да сөйләде.

Аның сүзләренчә, быел узган елгы кебек үк, чәчүлек мәйданнары 2,7 млн гектарны тәшкил итәчәк. Аларның 1,8 млн гектары – язгы чәчү. Көзен 472 мең гектар уҗым культуралары чәчелгән иде.
– Кыр эшләре өчен һава торышы уңай, – диде Марат Җәббаров. – Синоптиклар коры һәм җылы көннәр фаразлый. Шуңа күрә алдыбызга чәчүне тиз арада башкарып чыгу бурычын куябыз, чөнки бер тәүлек эчендә гектардан 40 тонна су парга әйләнә. Гомумән алганда, язгы кыр эшләренә әзерлек югары. Ул уңышлы узсын өчен барлык көчебезне куячакбыз.
Министр әйтүенчә, һәркемнең табынында икмәк булсын өчен, быел язгы кыр эшләренә 37,3 млрд сум акча тотарга исәплиләр.
Тик яңа уңышны алганчы искесен урнаштырасы бар әле. Хәзерге вакытта амбарларда 2,1 млн тонна ашлык запасы барлыгын хәбәр иткән идек инде. Аның 1 млн тоннасы – элеваторларда, 900 мең тоннасы хуҗалыкларда саклана. Министрлык исәпләвенчә, яңа уңыш җыеп алганчыга кадәр 1,3 млн тонна ашлык үз урынын табачак.
– Шулай итеп, киләсе сезонга күчә торган ашлык запасы 1 млн тонна кала. Бүген без аны кая урнаштыру турында уйлыйбыз. Ә яңа уңыш алганчы аны куллану юлларын табарбыз дип өметләнәбез, – диде Марат Җәббаров.
Тик әлегә бәяләр генә куандырмый. Бүгенгә 3 нче класслы бодайның тоннасы 10900 сум (узган елга караганда 20 процентка кимрәк), 5 нче класслысының тоннасы – 8600 сум (аерма 11 процент), арыш – 6800 сум (11 процентка кимрәк), арпа 6800 сумны (28 процентка кимрәк) тәшкил итә. Министр Татарстанның эчке кулланылышы өчен 3,2 млн тонна ашлык кирәклеген искә төшерде. Аның 2,1 млн тоннасы – терлекчелек тармагына, 550 меңе – чәчү кампаниясенә, ә 280 мең тоннасы спиртлы продукция ясауга китә. Он тартыр өчен республикага ел саен 250 мең тонна ашлык кирәк.
Якын киләчәктә Татарстан элеваторларында 200 мең тонна ашлык сакларга мөмкин булачак. Хәзерге вакытта республика складлары һәм элеваторларында 5 млн тонна ашлык саклау мөмкинлеге бар.
– Хәзер безгә элеваторларны бушатырга кирәк. Моннан тыш, республикага кирәкле барлык яшелчәләрне үзебездә саклау программасын эшлибез. Мәйданнарны арттыру кирәклеген аңлау бар, ләкин бу мәсьәләләр бездән генә тормый. Әйе, тирән эшкәртү кирәк, без аның буенча эшлибез дә инде. Киләчәктә бу максатларга ирешербез дип өметләнәм, – диде министр.
Марат Җәббаров соңгы ике айда көн кадагында булган теманы да читләтеп узмады. Ул – әлеге дә баягы сөт бәяләре. Республика тәүлек саен 4800 тонна коры сөт җитештерә, шул исәптән хуҗалыкларда – 4220 тонна, халыктан 620 тонна сөт җыеп алына. Республика заводларында 4100–4200 тонна сөт (бу – 85 процент) эшкәртелә. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы оешмаларыннан һәм фермер хуҗалыкларыннан сөт сатып алуның уртача бәясе 29,43 сумны тәшкил итә. Бу узган елның шул чоры белән караганда, 14,9 процентка кимрәк. Шәхси хуҗалыкларда исә уртача хак – 23,44 сум. Бу узган ел белән чагыштырганда 11,55 процентка кимрәк.
– Сөткә бәя быелның февралендә төшә башлады. Бу вакытта ул 34,18 сумнан 33,66 сумга төште. Мартта бәяләр тагын да аска тәгәрәде. Соңгы ике атнада вазгыять тотрыклыланды һәм кискен сикерешләр юк, – диде Марат Җәббаров.
Министр сөт бәяләре төшүнең сәбәпләрен дә әйтеп узды. Аның сүзләренчә, узган елның февраль – март айларында майсызландырылган коры сөтнең 1 кило бәясе 280–290 сум булды (үзкыйммәте 215–230 сум) һәм күпләр аны сатып ала башлады. Нәтиҗәдә, ул базарда артып, бәяләр аска тәгәрәде. Мондый бәя булганда, биржа товарларын (шул исәптән атланмайны да) җитештерү отышлы булмый башлады. Хәзерге вакытта коры сөт бәясе 145 сумны тәшкил итә. Бәяләр төшүгә халыкның сөт продуктларын азрак куллана башлавы да йогынты ясады, дип саный министр.
– Быелның март ахырында авыл хуҗалыгы оешмаларына гыйнвар – февральдә сатылган сөт өчен субсидия бирелде, – диде ул. – Аның гомуми күләме 1 млрд 279 млн сумны тәшкил итте. Субсидияне 485 эре оешма һәм фермер хуҗалыклары алды.

 

Зөһрә Садыйкова

Фото: «Татар-информ»

Инфографика
Язгы чәчүдә техника
11 мең трактор
5,4 мең чәчкеч
6 мең җир эшкәртү агрегаты
826 чәчү комплексы


Фикер өстәү