Татарстанда инвалид ир-ат янгында һәлак булган

Бүген иртәнге сәгать дүрттә Бөгелмә шәһәренең Казан урамында фаҗига булган: шәхси йортка ут капкан, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткән вакытта йортның тәрәзәләреннән инде куе төтен чыккан була. Янгынны сүндергәндә 60 яшьлек ир-ат табылган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул йортның хуҗасы һәм аның өченче төркем инвалид булуы ачыкланган. Аңсыз хәлдә яткан ир-атны урамга алып чыкканнар һәм ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә тапшырганнар. Табиблар ир-атның үлгән булуын раслый.

Янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

«Вакыйга урынына Бөгелмә шәһәре прокуроры Артем Кривоносов китте. Тикшерү үткәрелә. Аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы тарафыннан контрольдә тотыла», – дип сөйләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

 


Фикер өстәү