«Йөрәгемне былбыл чакты минем…»

Гомере буе хакыйкать эзләгән ул. Дөньяны фәлсәфи яктан иңләгән. Башкалардан аерылып торган. Исән булса, быел күренекле татар шагыйре Зөлфәткә 75 яшь тулган булыр иде. Бүген ул шигырьләрендә генә яши, әмма дөньяда аның авазы яңгырый.

Хәтер

Истәлек тактасында гына яшәмәсен иде ул. Ләкин анысының да булуы кирәк. Казанның Татарстан урамындагы 7 нче йорт диварына Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай һәм Җәлил премияләре иясе Зөлфәткә истәлек тактасы куелды. Шушы ук йортта яшәгән Празат Исәнбәт, Рөстәм Яхин, Вафирә Гыйззәтуллина, Хәйдәр Бигичев, Шәүкәт  Биктимеров янына. Зөлфәт исә монда гаиләсе белән 1981–2000 нче елларда яшәгән.

Зәвыклы килеп чыкты. Татарстан Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова шагыйрьнең портреты сурәтләнгән истәлек тактасына шулай дип бәя бирде. «Олуг шәхесләребезнең исемен мәңгеләштерү, аларны киләчәк буынга тапшыру – безнең бурычыбыз. Зөлфәт Маликовка килгәндә, истәлек тактасын бик тырышып әзерләдек. Күреп торасыз – зәвыклы  килеп чыкты», – диде ул тантаналы чарада.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да җәмәгатьчелекнең һәм Хөкүмәтнең төп бурычы Зөлфәттәй күренекле шәхесләрнең исемнәрен мәңгеләштерүдән гыйбарәт булуын искәртте.

Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Зөлфәтнең барыбызга да таныш шигъри юлларын яңгыратты:

«Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әни!» – дип,

Тел ачылгач әйтә алсаң: «Әти!» – дип,

Күзләреңә яшьләр тыгылмас,

Туган телең әле бу булмас…

Бу юлларны барыгыз да яхшы беләдер. Зөлфәт – халкыбызның сөекле, күренекле шагыйре».

Тантанада Зөлфәтнең остазы Рәдиф Гаташ та бар иде. «Иҗат көчләренең берлеге, зур энтузиазм, укучыларның күп булуы, ул чактагы университет белеме – 90 нчы еллардагы үзгәрешләрнең нигезе. Ул чордагы интеллигенция вәкилләре яңалыкка әзер иде. Һәм алар халкыбызны да үзгәртте. Ә Зөлфәт шуларның уртасында кайнады. Мине Зөлфәтнең укытучысы дип атыйлар. Билгеле, мин аңа мәктәптә дәрес бирдем. Ләкин мин үзем дә – Зөлфәтнең укучысы. Гомеремнең соңгы минутларына кадәр аннан өйрәнәчәкмен. Татар халкы һәм ул яклаган татар теле яшәгәндә Зөлфәтнең бөеклеге арта гына барачак. Рухы алдында баш иям», – дип сөйләде ул.

Зөлфәтнең дәрәҗәле исемнәрен инде санап киттек. Барысын берләштерә торган – халык шагыйре генә җитмәде. Бу турыда шагыйрьгә истәлек тактасы ачканда  Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Ләбиб Лерон да шулай диде. «Кызганыч, аңа халык шагыйре исеме бирелмәде, ләкин «мәшһүребез» сүзе шуны алыштыра».

Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова исә шагыйрьнең исемен мәңгеләштерү өчен тагын бер тәкъдимен җиткерде. «Чорыбызның ике зур шагыйре, ике дус – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмнең исемен мәңгеләштерү өчен Казанның  ике чиктәш урамына аларның исемен бирү хыялыбыз бар», – диде ул.

Соңыннан һәркем Камал театрына – Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәгә ашыкты.

«Уйлан, кешем, уйлан!..»

Сусау. Тамашачы залында бер генә дә буш урын күренмәүне башкача аңлатып булмый иде кебек. Озак вакыт ишетелми торганнан соң, халкына – Хәсән Туфан язып калдырганча, үз остазына кайтарылды шагыйрь. Якты дөнья белән бик иртә – 60 яшендә үк хушлашкан Зөлфәтнең иҗатына сәгать ярым дәвамында бүгенге җәмгыять призмасы аша карадык.

Кичәнең сценарий авторы – Фәрдия Сәфәргалиева, режиссеры – Лилия Әхмәтова. Зөлфәтне Камал театры артистлары – Илдус Әхмәтҗанов, Фәннүр Мөхәммәтҗанов, Ришат Әхмәдуллин, Илнур Закиров һәм Раил Шәмсуаров укыды. Шигырьләр генә түгел, шагыйрьнең тормыш сәхифәләре дә искә алынды бу кичәдә. Балачагы, яшьлеге, башкала белән танышкан еллары, дуслары, чордашлары, гыйшык һәм гомерлек мәхәббәте… Артистларга кушылып, экраннан Зөлфәт үзе дә сөйләде.

«Онытылмасмы без җырлаган җырлар, күмелмәсме без казыган чишмә?» Тамашаның башында ук яңгыраган һәм кешелекне уйланырга чакырган шушы сораулар һәм, гомумән, Зөлфәтнең тел, милләт, тарих һәм киләчәк турында сыкранып язганнары, аның илаһилеге… Дөрес, кичәнең нигезе болар булмады. Зөлфәт күбрәк мәхәббәт җырчысы, кошлар нәселеннән булган зат, үзебезнең егет буларак күрсәтелде. Шагыйрьне халыкка якынайткангадырмы, тамашачы пәрдә ябылгач та торып китәргә һич кенә дә ашыкмады. «Җитмәде!» Теләми генә ишеккә агылган халыкның бу сүзләре кичәнең озынлыгына түгел, безнең янәдән шигырь тыңларга өйрәнүебезгә бәйле булса ярар иде дип өметләнергә генә кала… Кызганыч, «телдән төшми торган» шәхесләрдән аермалы буларак, Зөлфәтнең исеме күпкә сирәк ишетелә. Ә бит дөньяны аңларга түгел, аңлатырга тырышкан һәм шул җәһәттән үзен һәлакәткә «ташлаган» шагыйрьләр бик күп түгел.

Зөлфәт турында сүзебезне шагыйрьнең үзеннән дә төгәлрәк йомгаклаучы булмас:

Кардәшләрем! Сезнең җанда туган

Шигырьләрне әйтер сүз көчен

Ни өчендер Ходай миңа биргән –

Өлешемә тигән көмешем…

 

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү