Сәхифәбезне укучыларыбыздан килеп ирешкән сорауларга багышларга булдык. Бу юлы да сорауларга җавап эзләп, Айморат хәзрәт Хаҗиевка мөрәҗәгать иттек.
– Яңгыр яуганда дога кабул була, дигәннәре дөресме?
Алсу
– Әлбәттә. Дөресрәге, яшен яшьнәгәндә. Яңгыр яуганда гына түгел, кешенең гамәлләре, тормышы матур, дөрес булса, аның ялварып сораган догасын Аллаһы Тәгалә кабул итәчәк, җавабын бирәчәк.