Казанда Росгвардиянең махсус операциядә катнашкан хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Россия Милли гвардия гаскәрләренең Идел буе округы командующие урынбасары, полиция генерал-майоры Павел Дегтярев һәм Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе башлыгы, полиция генерал-майоры Рөстәм Гомәров Украинада махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләргә дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшырдылар.

Россия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медальләре, Суворов һәм Жуков медальләре белән алты хәрби бүләкләнде. Ведомство бүләкләре сигез спецназ сугышчысына тапшырылды.

«Авыр эшегездә кыюлык, тәвәккәллек һәм югары профессиональлек өчен рәхмәт белдерәм. Бердәмлекне саклагыз, казанышларыгызны арттырыгыз. Уңышлар сезгә», – диде генерал Павел Дегтярев.


Фикер өстәү