Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүчеләрне Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан котлады

Татарстан китапханәләр челтәрен үстерүгә зур игътибар биреп килә. Аларда заманча уку заллары, иҗтимагый киңлекләр булдырыла, дип билгеләп үткән Президент Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналындагы котлавында.

“3 миллион 200 мең документны саклаучы Милли китапханәбезнең яшьләр арасында популярлашуы күңелдә канәгатьлек хисләре тудыра. Кояш җиребезне яктырта, китап уку — безнең күңелебезне. Китапханәләребезгә рәхим итегез!” – дигән Президент.

Гомумроссия китапханәләр көне илебездә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Россия китапханәчеләренең һөнәри бәйрәме тикмәгә генә 27 майга тәгаенләнмәгән. 1795 елда нәкъ менә шушы көнне Россия иле китапханәсенә (ул чагында Император халык китапханәсе дип аталган) нигез салынган. Илдә гади халык өчен тәүге шундый китапханәгә әйләнгән ул.


Фикер өстәү