Минзәлә укучылары солдатларга хат язган

Минзәлә шәһәрендәге 2 нче мәктәп укучылары солдатларга “Җиңеп кайтыгыз!” дип хат язган.

– Хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм кысасында без 5нче сыйныф укучылары белән солдатларга хат яздык. Рәсем ясаучылар да булды. Укучылар бу эшкә бик җаваплы карады. Сыйныфта бер тавыш та юк иде. Начар укучыларның шулай тырышып язуына үзем дә шаккаттым. Бер баланың әтисенә хәбәр килгән. Аның язуының матурлыгын күрсәң! Аларга карап, күзгә яшьләр килде. Үзем дә яздым. Барыбыз да хатларны “без сезне көтәбез” дип тәмамладык, – ди укытучы Гөлфинә Хамаева.

 


Фикер өстәү