Ирина Волынец: «Рөстәм Миңнехановның илебезнең нигезе дип традицион кыйммәтләрне билгеләве аеруча игътибарга лаек»

Ирина Волынец, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил:

– Юлламада хәзерге вакытта безгә берләшергә, бердәм булырга кирәклеге искәртелде. Ел нәтиҗәләре буенча республиканың иң төп тармаклар үсеше буенча алдынгы булуы сөендерә. Бу безгә икътисадыбызны үстерергә ярдәм итә. Эш урыннары булдырыла, ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә игътибарны арттырырга ярдәм итә. Монда, беренче чиратта, күпбалалы, аз керемле гаиләләр, мөмкинлекләре чикле кешеләр, өлкәннәр күздә тотыла. Президентның илебезнең нигезе дип нәкъ менә традицион кыйммәтләрне билгеләве аеруча игътибарга лаек. Рөстәм Миңнеханов бу урында ныклы гаилә, өлкәннәргә хөрмәт, туган илгә мәхәббәт төшенчәләренең мөһимлеген ассызыклады. Юлламада киләсе елда Казанда яңа перинаталь үзәк ачылачагы да телгә алынды. Бу республикада аналар һәм балаларга да зур игътибар бирелүен күрсәтә.


Фикер өстәү