Рамил Төхвәтуллин Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан итүенә карата фикерен белдерде

Рамил Төхвәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:

– Юлламада яңгыраган фикерләр, әлбәттә, күңелне сөендерде. Президентыбыз бөтен өлкәләргә кагылып китте. Быел ул чыгышын Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмовның тел, милләтне саклауга багышланган шигыреннән башлады. Рөстәм Миңнехановның еллык Юлламасын нәкъ менә шушы мәсьәләгә басым ясап башлавы күңелгә май булып ятты. Киләсе елны Милли мәдәният һәм традицияләр елы дип игълан итү – үзебезнең милли, мәдәни, тарихи мирасыбызга игътибарны арттыру дигән сүз. Бу – безнең даими эшебез, билгеле. Театрлар эшләп килә, концертлар бара. Әмма Президент тарафыннан рәсми рәвештә игълан ителгәч, ул – бу өлкәгә игътибар тагын да артачак дигән сүз. Без аңа бик мохтаҗ. Ник дигәндә, вазгыять катлаулы, киеренке. Шушы шартларда үз йөзебезне саклау мөһим. Без тел, мәдәният, милли мәгариф юнәлешләренең һәркайсына бик зур игътибар бирергә тиеш.


Фикер өстәү