Татарстанда мобилизацияләнүчеләрне транспорт салымы түләүдән азат итәчәкләр

Татарстанда мобилизацияләнгән гражданнарны 1 декабрьгә кадәр түләнергә тиешле 2021 ел өчен транспорт салымыннан азат итәчәкләр. «Транспорт салымы турында» гы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын депутатлар VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 36 нчы утырышында берьюлы өч укылышта кабул итте.

«Республика территориясендә яшәүче Россиянең мобилизацияләнгән гражданнарына теркәлгән транспорт чараларын салым түләүдән азат итү күздә тотыла», –  диде Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин.

Закон проекты Россия Кораллы Көчләренә хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен эшләнгән, дип аңлатты парламентарий.


Фикер өстәү