Татарстан Рәисе Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумының пленар утырышында катнашты. Утырышның темасы дөньякүләм табигый газ базарын үзгәртүгә багышланды.

Үзенең сәламләү сүзендә Санкт‑Петербург Губернаторы Александр Беглов, төньяк башкала табигый газны куллану күләмен арттыра, дип белдерә. «Безнең Президент ягулык-энергетика ресурслары белән тәэмин итүне дәүләтнең төп өстенлеге дип атады. Беренчедән, бу табигый газны куллану күләмен киңәйтүгә кагыла. Петербург бу юнәлештә эзлекле эшли. Россия Президенты кушуы буенча быел шәһәрнең күмер һәм мазут котельняларын газга һәм башка экологик ягулык төрләренә күчерүне тәмамлыйбыз», — диде Губернатор.

«Газпром» ГАҖ Идарәсе рәисе Алексей Миллер үз чиратында бүгенге көндә дөнья газ базарында үзгәрешләр булуын билгеләп үтте. «Газпром» башлыгы сүзләренчә, базардагы хәлне күп яктан Евразия илләренең газ буенча мөнәсәбәтләренең интенсивлашуы билгеләячәк. Евразия илләренең үзара хезмәттәшлеге мисалы итеп ул Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне билгеләп үтте.

Алексей Миллер шулай ук Көнбатыш компанияләренең Россия газын Европа базарына кайтаруны өстен күрәчәген ассызыклады. Көнбатыш илләре традицион рәвештә һәрвакыт чыгарылганнан күбрәк кулландылар, чыгаралар һәм чыгарачаклар, бу тенденцияне алар үзгәртмиләр. Аны үзгәртеп булмый, андый запаслар юк», — диде ул.

РФ Энергетика министры Николай Шульгинов Россиянең газ җибәрү өчен көнбатыш юнәлешен япмавына, илнең Европага җибәрү буенча сөйләшүләр өчен ачык булуына, әмма сатып алучы ягыннан тәкъдимнәр көтүенә игътибар итте.

Энергетика министрлыгы башлыгы шулай ук Пакистанга һәм Һиндстанга газ җибәрү, шулай ук Иранга арадашчы аша газ җибәрү перспективалы юнәлешләрнең берсе булуын билгеләп үтте. «Без үзебезне ышанычлы тәэмин итүче дип саныйбыз», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү