Иртәгә Казанда Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне котлаячаклар

2 ноябрьдә Казанда “Многоликая Россия” Бөтенроссия Журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәреләчәк. Инде бүген үк кунаклар – Мәскәүдән, Ханты-Манси автономияле округы, Томск өлкәсе, Башкортстан, Дагыстан, Мордовия, Ленинград өлкәсеннән, башка төбәкләрдән бәйгедә җиңүчеләр Татарстан башкаласына җыела башлаган.

Бүләкләү тантанасы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта үткәреләчәк. Шуннан соң шәһәрнең күренекле урыннары буйлап экскурсияләр уздырылачак. Ахырда белем бирү семинары үткәреләчәк. Анда тележурналист һәм җәмәгать эшлеклесе Арина Шарапова чыгыш ясаячак. Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре комитеты рәисе Геннадий Семигин, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, башка рәсми кешеләр мактаулы кунакларга әйләнәчәк.

Бәйгегә гаризалар 15 марттан 11 сентябрьгә кадәр тапшырылган. 38 төбәктән барлыгы 820 хезмәт кабул ителгән.

Бәйгедә җиңүчеләр 6 номинация буенча дипломнар һәм акчалата бүләкләр алачак. 1 нче урын алучыга – 100 мең сум, икенче урынга – 70 мең сум, өченче урынга – 50 мең сум. Ә төп бүләк күләме – 500 мең сум дип, хәбәр итә “Татмедиа” агентлыгы.


Фикер өстәү