Рөстәм Миңнеханов «Раритэк Холдинг» АҖ газ-мотор техникасы яңалыкларын тәкъдир итүдә катнашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара газ форумы кысаларында «Раритэк Холдинг» АҖнең газ-мотор техникасын тәкъдим итүдә катнашты.

«Раритэк Холдинг» АҖ стенды газ форумында Татарстанның төп тәкъдим итү мәйданчыкларының берсе булды. Биредә авыл хуҗалыгы һәм коммуналь техниканың газ-моторлы яңалыклары презентациясе узды.

Форумда катнашучыларның һәм кунакларның игътибарын «Раритэк Холдинг» АҖ һәм «ТПК МТЗ-Татарстан» уртак эшләнмәләре җәлеп итте. Аерым алганда, MMZ-262ng двигателе белән Беларус-1221gt тракторы уңышлы сертификация сынауларын узган. Д-262 дизель двигателе базасында MMZ262CNG газ поршеньлы двигателе Минск мотор заводы тарафыннан Раритэк белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләнгән. Минск мотор заводы двигатель конструкциясенең механик өлеше, ә «РариТЭК» газ җайланмалары һәм двигательне кирәкле күрсәткечләргә җиткерү буенча эшләр өчен җавап бирә. Тракторның куәте 130 ат көченә ия. Һәм 4х4 тәгәрмәчле формуласында көчәйтелгән алгы күпер ныгытылган. Трактор туфракның теләсә кайсы төрендә һәм теләсә кайсы климат зонасында бертигез яхшы эшли. Көч запасы киң колачлы авыл хуҗалыгы коралларын кулланырга мөмкинлек бирә, алар зур мәйданнарны чикләнгән вакытта эшкәртергә мөмкинлек бирә. Шулай ук трактор төзелештә, юл һәм коммуналь хезмәтләрдә һәм транспорт эшләрендә киң кулланыла.

Санкт-Петербургта газ форумында беренче тапкыр 380 ат көчендәге Ростсельмаш-2375 газ моторлы тракторы үрнәге тәкъдим ителде. Ул «Ростсельмаш» машина төзелеше компаниясе һәм «РариТЭК Холдинг» АҖ хезмәттәшлеге нәтиҗәсе булып тора. Бу модель – сыекландырылган табигый газ белән эшләү өчен югары куәтле авыл хуҗалыгы тракторларын үзгәртеп коруның беренче тәҗрибәсе. Октябрь аенда Татарстан кырларында узган сынау барышында аның дизель ягулыгы белән йөрүче шундый ук техникадан  җитештерүчәнлеге 12 процентка күбрәк булуы ачыкланды.

«Раритэк Холдинг» АҖ продукциясен тәкъдим ителгщч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында «Газпром трансгаз Казан»ҖЧҖ өчен СПГдагы газ-мотор техникасын файдалануга тапшырдылар.


Фикер өстәү