Танылган блогер махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә машина сатып алган

Башкортостанда яшәп, төрле кызыклы видеолар төшереп танылган блогер Эльвина Сибагатова, сәхифәсен карап баручылар белән берлектә, махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә тентлы «УАЗ» машинасы сатып алган. 370 мең сумнан артыграк акчаны блогер айдан артык җыйган.

«УАЗ» безнең хәрбиләргә китә. Ниһаять, Аллаһка мең шөкер, без моны булдырдык. Бик зур эш эшләдек. Хөрмәтле «подписчик»ларым, бу – безнең уртак хезмәтебез нәтиҗәсе», – дип сөйләгән блогер сәхифәсендә. «Читтә калмаганыгыз өчен зур рәхмәт. Минем блогер дусларыма да зур рәхмәт, сораганны да көтми ярдәм иттеләр. Кылган изгелекләрегез үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын, дуслар. Ходай Тәгалә үзегезне зурласын. Бу машинаның егетләребезгә файдасы тисен. Исән-сау, үз аякларында әйләнеп кайтырга язсын. Тизрәк дөньяларыбыз тынычлансын иде», – ди ул.

«Исән-сау әйләнеп кайтыгыз! Без сезне көтәбез», – дип, махсус операция зонасына кузгалачак машина кузовының эченә дә язып куйган ул.

 

 


Фикер өстәү