Сарымсакка да игътибар кирәк: тукландыру ысуллары һәм сарымсак угыннан рецепт

«Сарымсак иң мәшәкатьсез яшелчәләрдән санала. Тик аны да башка яшелчәләр кебек үк тукландыру турында онытмаска кирәк», – ди һәвәскәр бакчачы Гөлфия Хәнипова.

Тиздән сарымсакны алыр вакыт та җитә. Шуңа ул мул уңыш бирсен өчен, хәзер соңгы тапкыр тукландырып калырга кирәк. Әлеге эшне сарымсак укларын җыеп алганнан соң ике көн үткәч башкару яхшы. Угы кисеп алынган урыны кибеп, ул артык дым югалтмасын өчен шулай эшләнә.

Түбәндәге ысуллар белән тукландырган очракта сарымсак башлары эрерәк һәм кышка да чыдамрак булыр. Тукландыру алдыннан сарымсакка су сибеп чыгарга онытмагыз.

1 ысул. 10 л суга 1 л  агач көле салып болгатырга һәм ике сәгатьтән 1 кв. метр мәйданга 5 л исәбеннән сибәргә. Әзер төнәтмәгә су саласы түгел.

2 ысул.  10 л суга 1 аш кашыгы магний сульфаты, 1 аш кашыгы суперфосфат һәм шул ук күләмдә калий сульфаты салып болгатырга һәм сибәргә.

3 ысул. 2 аш кашыгы калий монофосфатын 10 л суга салып болгатырга һәм сибәргә.

Укларын җыйганнан соң сарымсакка су сипмәсәң дә ярый дип уйлыйлар. Яхшы уңыш җыеп алу өчен, аңа да 7–10 көн саен су сибеп торырга кирәк. Әлбәттә, монда чама хисен онытып җибәрмәгез, туфрак кирәгеннән артык юеш түгел, ә дымлы гына булсын. Чөнки күп су сибү тамыр черүгә һәм башка авыруларга сәбәпче булырга мөмкин.

Сарымсак угыннан тәмле май

Блогер Дания Дәүләтҗанова сарымсак укларын ташламаска киңәш итә, аннан бик тәмле май ясап була икән.

1 ысул

Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан һәм атланмай (сливочное масло).

Барысын да чама белән алам. Боларның бөтенесен  бергә блендерда вакларга, кирәк дисәгез, бераз тоз өстәргә була.  Мондый тәмле май бутербродлар өчен бик яхшы.

2 ысул

Кирәк: сарымсак угы, укроп, рәйхан, әстерхан чикләвеге, зәйтүн мае.

Барысын да блендерда ваклыйбыз һәм зәйтүн мае салып болгатабыз. Бу хуш исле май белән салатлар һәм шашлык бик тәмле була.


Фикер өстәү