Узган тәүлектә коронавирустан 99 кеше үлгән

Узган тәүлектә Россиядә коронавирустан 99 кеше үлгән, ә COVID-19 инфекциясе тарала башлаганнан алып, барлыгы 20324 кеше вафат булган. Бу турыда журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта хәбәр иттеләр, дип яза РИА Новости.

«Соңгы тәүлектә коронавирустан 99 үлем очрагы расланган. COVID-19 инфекциясе таралганнан алып 20324 кеше вафат булган», — диелгән хәбәрдә.

Аерым алганда, Мәскәүдә — 18 кеше, Санкт-Петербург белән Ростов өлкәсендә тугызар кеше үлгән.


Фикер өстәү