Туроператорлар бархат сезонында ял итү өчен иң арзанлы юнәлешләрне атады

Россия туроператорлары бархат сезонында ял итү өчен иң арзанлы юнәлешләрне атады. Россиялеләр Абхазия һәм Төркиядә арзанлы ял итә алачак, дип яза ТАСС.

Моннан тыш, иң арзан бәяләр исемлегенә Әрмәнстан, Мисыр һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре кебек юнәлешләр кергән.

Абхазиягә турлар бәясе сентябрь аенда ике кешегә 26 мең сумнан башлана, Төркиягә — 64 мең сумнан, Мисыр — 80 мең сумнан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә — 100 меңнән, Мальдивага 152 мең сумнан юлламалар алып була.

Сентябрь аенда бәяләр август белән чагыштырганда кимегән, дип билгеләп үтә туроператорлар.


Фикер өстәү