16 яшьлек комбайнчы ярдәмчесе Рамазан Гыйбадуллин: «Авылда калырга телим»

Басу-кырларда олылар белән беррәттән эшләүче яшьләрне күрү сөендерә. Актаныш районында яшәүче Рамазан Гыйбадуллин – әнә шундый яшь, уңган комбайнчы ярдәмчеләренең берсе. Җәйге каникулын туган ягы басуларында файдалы итеп уздыра ул. Киләчәктә туган җирендә төпләнеп калырга тели.

Кунагыбыз турында белешмә:

– Рамазанга – 16 яшь.

– Актаныштагы технология техникумының беренче курсын тәмамлаган.

– «Ташкын» хуҗалыгында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

– Оста игенче булырга хыяллана.

– Игенче хезмәтенә кызыксыну кайдан барлыкка килде?

– Безнең гаиләдә комбайнчылар юк, үзем кызыксына башладым. Техникага мәхәббәт кечкенәдән бар инде ул. Минем комбайнда йөреп карыйсым килде. Басу-кырларны да бик яратам, шулай комбайнчы ярдәмчесе булып эшләү теләге туды.

– Комбайнчы ярдәмчесе булып кайчаннан эшли башладың?

– Комбайнчы ярдәмчесе булып узган елны эшли башладым, урып-җыю эшендә катнаштым. Арпа, бодай, борчак, солы җыйдык. Быел да урып-җыю яхшы бара, хәзер арпаны урабыз. Тәҗрибәле комбайнчы Ленар абый Рәхимов белән «Ташкын» хуҗалыгында бергә эшлибез. Бу көннәрдә уңыш җыю өчен һава торышы да шатландыра. Эш көнебез иртәнге җидедә башлана һәм кичке тугыз, уннарга кадәр дәвам итә.

– Комбайнчы ярдәмчесе вазыйфаларына нәрсәләр керә?

– Комбайнчы ярдәмчесенең эше күп инде аның. Бергә эшли торган комбайнчыга барлык эштә булышырга кирәк: техниканы ремонтларга, комбайнны майларга, радиаторга су салырга, тәрәзәләрне һәрчак сөртеп торырга, басуга чыккач, пакусларны рәтләргә һәм башкасы.

– Урып-җыю чорын көтеп аласыңмы?

– Урак вакыты җиңел түгел, тик мин аны барыбер түземсезлек белән көтеп алам. Җир эшен, икмәк тәмен белеп эшләвемә шатмын. Комбайнчылар белән бергә-бергә эшләве дә күңелле.

– Бу эштә нәрсә күбрәк ошый сиңа?

– Барысы да ошый. Иң рәхәте – комбайн руле артында булу.

– Синеңчә, комбайнчы хезмәтендә иң мөһиме нәрсә?

– Иң мөһиме – теләк. Теләк булмаса, эшләп булмый. Шулай ук куелган максатларга ирешү һәм үз эшеңне ярату.

– Киләчәккә нинди планнар?

– Укып бетереп, авылда калырга, туган җирдә хезмәт куюны дәвам итәргә телим.

 

                                                                          Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина


Фикер өстәү