Кичә, 25 августта, Чаллыда шаһитлар Тынычлык һәм Вахитов проспектлары чатында урнашкан күпер астында өлкән яшьтәге ханымның мәетен тапкан.
Хатын-кызга 65-70 яшьләр чамасы булган. Ул күпердән егылып төшкән.
Мәрхүмнең шәхесе әлегә билгеләнмәгән. Хокук саклау органнары бу хәлнең сәбәпләрен тикшерә. Үлем сәбәбе судмедэкспертлар тарафыннан билгеләнәчәк.