Моннан ике атна элек режиссер Клим Шипенко һәм рус актрисасы Юлия Пересильд «Вызов» дип аталучы кинокартина төшерү өчен, галәмгә очкан иде. Алар анда 12 дәвамында булып кайттылар.
Юлия — галәм киңлекләренә чыккан беренче актриса. 17 октябрьдә алар җиргә кайттылар. Бүген актрисаның хәле яхшы. «17 октябрь — икенче туган көнем кебек», — дип язган ул «Инстаграм»дагы сәхифәсендә.