Алексей Песошин Космонавтика көне уңаеннан республика халкын котлады

12 апрель – Космонавтика көне уңаеннан республика халкын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин котлады.
«Галәмне буйсындыру кешелек өчен һәрвакыт алгарыш һәм үсеш символы булды һәм хәзер дә шулай, – диелә котлауда. – Галәм эшчәнлеге елдан-ел икътисадта, фәндә, социаль өлкәдә яңа офыклар ача. Бүген ракета-галәм сәнәгате фәнни-техник алгарыш нигезе һәм Россиянең иминлеге булып тора.
Казанның галәм технологияләрен үстерүгә керткән өлеше бәһаләп бетергесез зур. Космонавтикага нигез салынганда, биредә Валентин Глушко һәм Сергей Королев хезмәт иткән, илдә тәүге тапкыр ракета двигательләре кафедрасы булдырылган, сыек ракета ягулыгы төрләре буенча белгечләр әзерләнгән, галәм кораблары өчен уникаль детальләр җитештерелгән. Бүгенге көннәрдә тармак яңа үсеш алды. Хәзер Казан (Идел буе) федераль университеты белгечләре галәм тармагы предприятиеләре өчен кадрлар әзерләү, яңа технологияләр эшләп гамәлгә кертү, шулай ук галәмне тикшерү һәм галәм фәнен популярлаштыру буенча эшли.
Галәм җитди тикшеренүләр мәйданчыгына әйләнде. Аларның нәтиҗәләре берничә дистә ел дәвамында күп кенә фәнни өлкәләргә җитди йогынты ясап, җирдә яңа технологияләр пәйда булуга китерде. Яшь буын галәмгә тәүге юл яручыларның – галимнәр, инженер, конструкторларның данлыклы традицияләрен дәвам иттереп, яңа белгечлекләр һәм технологияләрне үзләштерсә, безне яңа ачышлар һәм яңа казанышлар көтәчәк.
Сезнең һәрбарчагызга нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, иминлек, яңа технологик эшләнмәләр һәм фәнни җиңүләр телим!»


Фикер өстәү