«Ак барс» Көнчыгыш конференциясе финалының бишенче очрашуында «Авангард»ка оттырды

Бүген «Татнефть-Арена»да Көнчыгыш конференциясе финалының бишенче матчында «Ак барс» «Авангард»ка оттырды. Шулай итеп, Омск командасы сериядә 3:2 исәбе белән алга чыкты.

Очрашуда исәпне кунаклар ачты. Беренче период ахырында Семен Чистяков «Авангард»ны алга чыгарды. Икенче периодта алка кертүче булмады. Өченчесендә исә «Ак барс»тан Дмитрий Воронков ике мәртәбә уңышка ирешеп, «Ак барс»ка өстенлек алып килде. Сүз уңаеннан, икенче алка кергәндә кунаклар бер кешегә ким уйный иде. Очрашу тәмамланырга бер минут калып барганда Илья Ковальчук исәпне тигезли алды. Овертаймда исә уңыш янә көндәшләргә елмайды. Хәлиткеч алканы Рил Буше кертте.

Киләсе очрашу 13 апрель көнне Балашихада узачак.

Ак барс – Авангард – 2:3 ОТ(0:1, 0:0, 1:2, 0:1)
0:1 Чистяков (Ковальчук, 15:25)
1:1 Воронков (Юдин, 50:33)
2:1 Воронков (Галиев, Яруллин, 53:57, күплектә)
2:2 Ковальчук (Зернов, 59:02)
2:3 Буше (Чинахов, Найт, 61:53)


Фикер өстәү