Алексей Песошин татарстанлыларны Космонавтика көне белән котлады

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин республикада яшәүчеләрне Космонавтика көне белән котлады.

«Галәмне өйрәнү төрле фәнни һәм техник тармакларда алгарышка китерә, инвестицияләргә яңа ихтыяҗлар тудыра, – диелә котлауда. – Галәм эшчәнлеге шулай ук белем дәрәҗәсен тиешле биеклектә тотуны таләп итә. Моннан тыш галәм киңлекләрен тикшерү тулаем ил икътисадын алга таба этәрүче көч булып тора, чөнки бу – иң югары технологияле тармакларның берсе.

Татарстанда яшь буын илебез космонавтикасының чишмә башында торган атаклы галимнәр һәм практиклардан эстафетаны лаеклы төстә кабул итсен өчен кирәкле барлык шартлар тудырыла. Табигать фәннәре белән кызыксынучы иң зиһенле, иң тырыш егетләр һәм кызларыбыз киләчәктә мөһим ачышлар ясарга мөмкин. Әлеге үтә әһәмиятле эшне, укучылары белән бергәләшеп, мәктәпләр һәм кванторумнар, балалар иҗат йортлары  түгәрәкләре һәм секцияләре укытучылары башкара. Нәкъ менә шулар яшьләрдә астрономиягә, физика, математика һәм башка төгәл фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияли.

Кешелек тудырган сәбәпләр аркасында килеп чыккан чирләр, низаглар, табигать көйсезлекләренә каршы көрәшү өчен әйләнә-тирә мохит турында белемне даими киңәйтеп торырга кирәк. Галәмне өйрәнүнең төп максаты шунда да».


Фикер өстәү