6 нчы сыйныф укучысы мәктәбендә атыш оештырган

Пермь краенда 6сыйныф укучысы атыш оештырган. Вакыйга Сарс бистәсендә булган. Зыян күрүчеләр юк.

«Бүген 8:00 (Мәскәү вакыты белән 06:00) Пермь краеның Октябрь шәһәр округы полиция бүлегенә балигъ булмаган балаларның мәктәптә утлы коралдан диварга һәм түшәмгә аткан дип хәбәр килә. Фаҗига нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Яшүсмер тоткарланган. Ул шул мәктәптәнең алтынчы сыйныф укучысы булып чыга. Аның гамәлләре мотивлары һәм корал сатып алу чыганагы билгеләнә», — дип хәбәр иттеләр эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсендә.

Ул вакытта мәктәптә вахтерша гына булган.


Фикер өстәү