Кышны кайчан көтәргә?

Бу атнада кар явармы? Татарстанның Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, республикада беренче кар 20 октябрьдә яварга мөмкин. Бу атнада төнлә 3 градус салкын көтелә. Чәршәмбе температура төнлә –3, көндез +3… +8 градус булыр дип фаразлана. Бу көнне республиканың кайбер районнарында кыска вакытлы яңгыр көтелә, урыны белән карлы яңгыр яварга да мөмкин. Көз кайчан кышка алмашыныр? Шул сорауга җавап эзләдек.

КФУның Метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы  доценты Тимур Әүхәдиев,  кар октябрь ахырында гына җиргә ятачак, дигән фикердә.

–  Әле дә җылы һава торышын күзәтәбез. Термометр 13 градус җылы күрсәтә.  Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә каршы төндә безнең яклардан циклон узачак. Әгәр ул төнлә узса, кар төшәчәк. Көндез үтә икән, кар юеш яңгырга әйләнәчәк. Җылы көннәр белән дә хушлашырга туры килер, әкренләп салкынайта башлаячак, – ди Тимур Әүхәдиев. –  Чын карны без октябрь ахырында көтәбез. Һава температурасы нуль градустан түбән төшә икән, кары да булачак. Беренче кар күренеп, өч атна узгач кына җиргә ятачак. Без аны ноябрьнең 15ләре дип уйлыйбыз.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче халык синоптигы Салих Шәрипов исә, 23 октябрьдән соң кар явачак, ди.

– Чын кар да озак көттермәс. Минем сынамышларга күз салсак, 11 ноябрьдә кар булачак. 15 ноябрьләрдә исә көне буе кар явар дип көтәм. Ул вакытта инде җир туңачак, мал суярга да мөмкин булачак, – ди ул.–  Быелгы ел 2011 елга охшап килде. Яңгырлар явып, аяк аслары пычранып торыр дип уйламыйм. Тиз суытачак. Ноябрь аенда  10–15 градус салкыннар булыр.

Салих абый ноябрь аен салкын була дип фаразлый. Декабрь башында исә көннәр җылытып алачак. 1 декабрьдән 7сенә кадәр карлы яңгыр явачак. Әмма 2022 елның кышы бик салкын булачак.

Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир абый Шәрәфиев, кар күптән кирәк иде инде, ди.

– Кар соңга калды. Сентябрь аенда кирәк иде инде ул. Быелгы кыш җәйгә охшап килергә тиеш. Гадәттәгедән бераз гына салкын, әмма чын кыш булачак ул, – ди Әмир абый. – Кышның килүен чия агачына карап та белеп була. Элек ул яфрак коеп бетермичә кыш килми иде. Быел яфраклары тиз коелды. Карлыгачлар бер атна алдан китте. Бу да кыш килергә тиешлеген күрсәтә. Кар сибәләп кенә китсә дә, бик яхшы булыр иде.

Сүз уңаеннан, узган ел Татарстанда 21 октябрь көнне беренче кар яуды. Иң беренче булып яңа карны Яшел Үзән һәм Иннополиста яшәүчеләр күрде. Әмма ул озак тормады. Берничә сәгатьтән соң эреп юкка чыкты.

Хәер, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез күптән кар явуы хакында хәбәр итте инде. Аларда сентябрь ахырында ук 11 сантиметр калынлыкта кар явып үтте.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү