Бүген Путин коронавирус белән бәйле ял көннәре турында карар кабул итәчәк

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 белән бәйле вазгыять турындагы докладларны тыңлаганнан соң, эшләми торган көннәр кертү турында карар кабул итәчәк. Бу хакта ТАССка Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр иткән.

Исегезгә төшерәбез:  Министрлар Кабинеты каршындагы коронавируска каршы көрәш буенча Координация советының бүгенге президиумында вице-премьер Татьяна Голикова 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр вакытны ял көннәре итәргә тәкъдим итте.

«Бу хакта Голикова әйтте, Премьер-министр хуплады. Әлбәттә, Президент штаб, Хөкүмәт докладларын тыңлый, һәм ул карар кабул иткәч, без аны хәбәр итәчәкбез», – дип белдерде Песков.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин тәкъдимне мәҗбүри, әмма кирәкле дип атады. Шулай ук Министрлар Кабинеты башлыгы вице-премьерга коронавируска каршы көрәш буенча чаралар комплексын әзерләргә һәм аларны чәршәмбе көнне Владимир Путинга тәкъдим итәргә кушты.


Фикер өстәү